Единственное число
Мин яз-ды-м кил-де-м (написал, пришел)
Син яз-ды-ң кил-де-ң (написал, пришел)
Ул яз-ды кил-де (написал, пришел)
Множественное число
Без яз-ды-к кил-де-к (написали, пришли)
Сез яз-ды-гыз кил-де-гез (написали, пришли)
Алар яз-ды-лар кил-де-лəр (написали, пришли)
Единственное число
Мин кайт-ты-м кит-те-м (вернулся, ушел)
Син кайт-ты-ң кит-те-ң (вернулся, ушел)
Ул кайт-ты кит-те (вернулся, ушел)
Множественное число
Без кайт-ты-к кит-те-к (вернулись, ушли)
Сез кайт-ты-гыз кит-те-гез (вернулись, ушли)
Алар кайт-ты-лар кит-те-лəр (вернулись, ушли).
В отрицательной форме аффиксы отрицания добавляются к корню и ударение падает на предыдущий слог перед аффиксом отрицِания:
Мин бармадым. Мин белмəдем.
Син бармадың. Син белмəдең.
Ул бармады. Ул белмəде.
Без бармадык. Без белмəдек.
Сез бармадыгыз. Сез белмəдегез.
Алар бармадылар. Алар белмəделəр.
Мин кайтмадым. Мин китмəдем.
Син кайтмадың. Син китмəдең.
Ул кайтмады. Ул китмəде.
Без кайтмадык. Без китмəдек.
Сез кайтмадыгыз. Сез китмəдегез.
Алар кайтмадылар. Алар китмəделəр.
Это прошедшее время еще называют очевидным или определенным, так как оно выражает действия, которые говорящий сам видел.
Поговорим по-татарски:
1. — Кадыйр, син хат яздыңмы?
— Яздым.
2. — Айсылу, син аңа əйттеңме?
— əйттем.
3. — РӨстəм, син кибеткə бардыңмы?
— Бармадым.
4. — АйгӨл, син бу китапны укыдыңмы?
— Укымадым.
5. — Марат, син базарга бардыңмы?
— Бардым.
— Сыер ите ни хак?
— Илле-алтмыш сум.
— Алдыңмы?
— Алдым.
— Ничə кило?
— Өч кило.
6. — Рəсимə, кибеткə бардыңмы?
— Бардым.
— Кибеттə нəрсəлəр бар?
— СӨт, катык, эремчек, каймак, кефир.
— Сыр бармы?
— Бар.
— Ничə сум?
— Җитмеш, сиксəн, туксан, йӨз сум.
7. — Кызлар, сез урманга бардыгызмы?
— Бардык.
— Җилəк бармы?
— Каен Җилəге бар.
— КҮпме?
— Бик кҮп!
— Җыйдыгызмы? (Собрали?)
— Җыйдык.
— Ничə чилəк (сколько ведер)?
— Ике чилəк!
8. — Суфия апа, базарга бардыңмы?
— Бардым.
— Базарда яшелчə кҮпме?
— КҮп.
— Бəрəңге бармы?
— Бар.
— Ничə сум?
— Килосы алты сум.
— Суган бармы?
— Бар.
— Ничə сум?
— Унбер сум.
— Кишер бармы?
— Бар.
— Ничə сум?
— Сигез сум.
— Син кишер алдыңмы?
— Алдым.
— Ничə кило?
— Өч кило.
9. — Кызлар, безгə кунаклар килде.
— Нəрсə ашадыгыз?
— Чəй эчтек.
— Торт булдымы?
— əйе.
— Конфет булдымы?
— Булды.
— Чəк-чəк булдымы?
— əйе.
— Яхшы!
10. — Магазин ачыкмы?
— əйе.
— Кеше кҮпме?
— Юк, кҮп тҮгел.
11. — Кибет сəгать ничəдə ачыла?
— Иртəнге сигездə.
— Ял вакыты кайчан?
— 13 сəгатьтəн 14 сəгатькə кадəр.
12. — Бу нинди кибет?
— СӨт кибете.
— ə тегесе?
— Икмəк кибете.
13. — Кибет кайчан ябыла?
— Кичке сəгать сигездə.
14. — Улым, кибеткə барып кайт əле.
— Ник, əни?
— Икмəк кирəк, сӨт кирəк, май кирəк, эремчек кирəк.
— Хəзер, əни.
15. — Исəнме, Галия!
— Исəнме, Надя!
— Кая бардың?
— Кибеткə.
16. — СӨт бармы?
— Бар.
— Ничə сум?
— ДҮрт сум.
— Ике сӨт, 2 катык бирегез əле.
— Рəхим итегез.
17. — Сездə сӨт Өсте бармы (сливки)?
— Юк шул.
— Каймак (сметана) бармы?
— Бар. Рəхим итегез. КҮпме кирəк?
— Бер кило.
— Рəхим итегез. Кассага тҮлəгез.
18. — Кызыл эремчек бармы?
— БҮген юк шул. Иртəгə була. Килегез.
— Рəхмəт.
19. — Арыш ипие бармы?
— Бар.
— Ничə сум?
— Өч сум илле тиен.
— Кассагамы?
— Юк, монда тҮлəгез.
20. — Сохари бармы?
— Бар.
— Нинди ярмалар бар?
— Тары ярмасы (пшено), дӨге (рис), манный ярмасы бар. Кирəкме?
— 2 кг дӨге Үлчəгез əле.
— Рəхим итегез, ике пакет алыгыз.
21. — Бу кибеттə ит, сӨт ашамлыклары саталар.
— ə тегендə?
— Анда конфетлар, тортлар, пирожныйлар, прəннек, печенье саталар.
22. — Миңа 1 тартма конфет бирегез əле.
— Рəхим итегез.
— Ничə сум?
— 50 сум.
— Ай-яй кыйбат!
— Менə бусы 32 сум. Кирəкме?
— əйе. Алам. Рəхмəт.
23. — Мансур, əйдə, сыра алыйк əле.
— Кайда бар?
— Менə бу кибеттə.
— Нинди сыра алабыз?
— Казан бик яхшы сыра чыгара. Шешəсе дə матур.
— ə мин чех сырасы, алман (немец) сырасы яратам.
24. — Кызым, йомырка кирəк иде. Алып кайт əле.
— КҮпме кирəк?
— Өч дистə (десяток).
— Дистəсе ничə сум?
— Дистəсе 10 сум.
25. — Сездə борыч (перец) бармы?
— Кызыл борыч бар.
— Миңа кара борыч кирəк иде.
— Кара борыч юк.
26. — Рəшит, безнең тоз беткəн. Барып ал əле кибеттəн.
— Ничə кило?
— Икене.
— Ярар, хəзер.
А теперь самостоятельная работа.
Задание 1. Попробуйте составить несколько диалогов с новыми словами:
Бодай оны — пшеничная мука.
Арыш оны — ржаная мука.
Атланмай — сливочное масло.
Задание 2. Вы пришли в продуктовый магазин. Спросите:
а) есть ли у них хлеб, яйца, молоко;
б) сколько стоит сливочное масло;
Попросите взвесить 200 г сыра.
Сау булыгыз! Сезгə уыّлар телим!
Деньги. Рынок. Магазины. Диалоги.
(Унтугызынчы дəрес)
— Исəнмесез!
— Хəерле кӨн! (Хəерле кич!)
— Хəллəрегез ничек?
— Яхшымы?
Деньги. Рынок. Магазины.
1. — Син кҮпме эш хакы (зарплата) аласың?
— Өч мең сум. ə син?
— Ике мең биш йӨз сум алам.
2. — Миңа дҮрт йӨз сум акча биреп тора алмассыңмы?
— Кайчанга кадəр?
— Яңа елга кадəр.
— Ярар, бирермен. Кайчан кирəк?